Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчылары җиңү белән кайтты

8-9 декабрь көннәрендә Удмуртия республикасының Ува бистәсендә ир-егетләр арасында бокс ярышлары узды.

Турнирда Ижевск, Менделеевск, Воткинск, Глазов, Мамадыш, Байлар Сабасы һәм Әлмәт шәһәрләреннән килгән 70 спортчы көч сынашты.

Әлмәт спортчылары бу юлы да алдынгылар рәтендә булды. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Артем Баймиев (30 кг), Артем Бормотов (36 кг), Алмаз Дәүләтшин (54 кг) һәм  Илназ Юсупов  (35 кг) алды.  Икенче урынны Әлмәткә Марат Минвәлиев (24 кг), Роман Манукян (32 кг), Булат Ситдиков (35 кг) һәм Риналь Шәйдуллин (35 кг) алып кайтты. Өченче урынга исә Ратмир Хәкимов  (26 кг) ия булды.

Гомуми команда зачетында “Девон-Юность”  командасы икенче урынны алды!

Тренерлары – Р. Низамиев һәм С. Бормотов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X