10 декабрь 2018 яңалыклары
-
Җаннарны да, тәннәрне дә җылыталар
2016 елда «Татнефть» компаниясе ярдәме белән башланган «Шәһәрдә мәдәни мохит» проекты кышын да дәвам итә. Узган шимбә әлмәтлеләргә һәм калабыз кунакларына янәдән бүләк ясалды.
-
Миләүшә Айтуганова кинокафе ача
Оештыручылар кинокафены милли кинематография үсеше өчен яңа бер мәйданчык булыр дип өметләнә.
-
Әлмәт спортчылары җиңү белән кайтты
8-9 декабрь көннәрендә Удмуртия республикасының Ува бистәсендә ир-егетләр арасында бокс ярышлары узды.
-
1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре артачак
Татарстанда индексация 800 меңгә якын пенсионерга кагылачак.
-
Татарстанда быел 200 миллион сумга 14 балалар лагере ремонтланган
Республиканың ундүрт шәһәр һәм районындагы балалар сәламәтләндерү лагерьларына ремонт үткәрелгән.
-
Әлмәтлеләрне “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-күзлегеннән” бәйгесендә катнашырга чакыралар
Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән «Татарстан хатын-кызлары» Региональ иҗтимагый оешмасы, шулай ук Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән ел саен үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенә старт бирелде.
-
Ә синең пенсияң күпме?
Пенсия күләмендә эш стажы, хезмәт хакы күләме һәм башка түләүләр чагыла.
-
Яңа ел бәйрәменә нинди образ сайларга (стилист киңәшләре)
Әйе-әйе-әйе! Чыршылар инде өйләрдә дә бизәлде, мандарин исләре борынны кытыклый, бөтен җирдә кыш бабай рәсемнәре... Озакламый... Бәйрәм табыны дияр идем ‒ сез әзерме соң? Чәч-битегезне, киясе киемегезне карадыгызмы соң ? Онытып җибәрсәгез, мин сезне стилист белән таныштырам. Лилия Тимерова ул. Лилиядән кыскача киңәшләр исемлеге ишетәсегез киләме? Рәхим итеп!
-
Айгөл Бариева Кыш бабайга ышанамы?
Тиздән Яңа ел җитә, ә аны Кыш бабайдан башка күз алдына китерүе кыен. Хәзерге заман балаларын Кыш бабайның барлыгына ышандыру авыр. Ә бит Кыш бабайга ышану кирәк әйбер икән, бала үзенең иң яхшы якларын гына белгән кеше барлыгына ышана, чөнки алар күп очракта үзәләре эшләгән гамәлләрне белмиләр дип уйлыйлар икән. Ә Кыш бабай кешедә яхшы сыйфатларның булуына шикләнми.
-
Лев Лещенко госпитальгә эләккән
Кичәге Мәскәүдә узган чара вакытында 76 яшьлек җырчының хәле кинәт начарайган һәм ашыгыч рәвештә госпитальгә эләккән. Сәбәбе – әлегә билгесез.
-
Әлмәттә Геройлар көнен билгеләп үттеләр
Илебездә 2007 елдан алып 9 декабрьдә Геройлар көне билгеләп үтелә. Әлмәттә быел да бу уңайдан үзләренең фидакарь хезмәтләре, батырлыклары белән әлеге югары исемгә лаек булганнарны хөрмәтләү чарасы оештырылды.
-
Әлмәттә юл һәлакәте була
9 декабрь көнне 8 сәгать 50 минутта Фәхретдин урамындагы 24 нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте була.
-
Әлмәтлеләрне светофор сүндерелеп торачагы турында кисәтәләр
Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә.
-
Әлмәттә яшүсмернең гомерен өзгән машинаның эзенә төштеләр
Фаҗига 7 декабрь көнне Казан-Оренбург юлында була.
-
Әлмәтлеләрне шәп концертка чакыралар
18 декабрь көнне Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин үзенең “Һаман яратам...” дип исемләнгән концерт программасы белән Әлмәткә килә.