Фестивальнең төп бүләге үз ияләрен тапты
Ул - Зәйдән "Красавица и забинтованный лар" командасы.
Бүген «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда «Татнефть» компаниясе ярдәме белән икенче тапкыр «Санки-Ушанки» креатив чаналар фестивале узды. Анда Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан 17 команда катнашты.
Таудан иң җитез төшүче команда - «Мышиный король и его команда» булды. Ә иң ерак китүче чана «Т – 34».
«Всем на диво» номинациясендә «Черная жемчужина» командасы җиңү яулады. «Санки-Ушанки» фестивале тематикасының иң үзенчәлекле үтәлеше «Түбәтәй» командасыныкы иде. "Тамашачылар сөюе" призын «Царство Нептуна» командасы алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа