Әлмәт йөзүчесе Татарстан рекордын куйды
2 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Казанда кыска аралыктагы суда йөзү буенча дөнья чемпионаты узды.
Әлмәттән Эдуард Вәлиәхмәтов 200 метрга комплекслы йөзүдә катнашты, беренчел йөзүдә 4 нче урынны алды, шуның белән Татарстан республикасының яңа рекордын куйды: 1:55,95 с.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа