Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хоккейчыларның киемнәре шешәдән «тегелгән»

Континенталь хоккей лигасында «Ак Барс» эшкәртелгән пластиктан эшләнгән форма киюче тәүге клуб булачак.

Бу - «Татнефть»нең экологик проекты, ул әйләнә-тирә мохитыбызның нефть эшкәртү продуктлары белән пычрануын киметүгә юнәлдерелгән. Компания бу юнәлештә пионер булып тора - моңа кадәр Россиядә шуңа охшашлы экологик проектны тормышка ашыра алучы юк иде әле.

Алты кат эшкәртү уза

Алай гына да түгел, Татарстанның төп командасы, мөгаен, дөнья күләмендә икенчел чималдан эшләнгән майкалардан рәсми матчта бозга чыгучы беренче команда булгандыр. Бары тик НХЛ йолдызлары матчларының берсе генә хәтергә килә, әмма бу очрашулар, билгеле булганча, иптәшләрчә форматта уза.

- «Ак Барс»ның Россия хоккеенда беренче булып икенчел материалларны куллана башлавына шатбыз, - дип сөйләде клубның рәсми сайтына «Татнефть» генераль директоры һәм клуб президенты Наил Маганов. - Бу безнең спорт өчен яхшы тренд булыр, һәм барыбыз бергә әйләнә-тирә мохит торышына уңай йогынты ясый һәм аңа сак караш тәрбияли алырбыз дип ышанам. Экология һәрвакыт «Татнефть»нең өстенлекле юнәлеше булды һәм шулай булып кала да. Компания табигатьне саклауга һәм торгызуга аерым игътибар бирә. Эшкәртелгән материалларны куллану мөмкинлеге безнең эштә углерод эзен киметү буенча мөһим адым булып тора.

Хоккейчылар өчен мондый «кием» җитештерү җиңелләрдән түгел. Җы-лган шешәләр тараны аерудан алып җеп итеп сузуга кадәр эшкәртүнең алты стадиясен уза. Әзер майкалар җиңел (нәкъ менә шуңа күрә спортчылар даирәсендә форма «челтәр» дип атала да - структурасы өчен), һава үткәрүчән һәм шул ук вакытта спортның көч таләп итүче бу төре өчен шактый ныклы булырга тиеш. Шуңа да карамастан, клубта баланс табу мөмкин булды. Тукыманы Европада ясыйлар, ә тегүе Татарстанда башкарыла. Киләчәктә бөтен процессны республикабыз куәтләре чикләрендә башкару планлаштырыла.

Экологик боҗра йомыла

Экологик форма комплекты эшкәртелгән пластик шешәләрдән җитештерелгән. Һәр үлчәмгә билгеле бер күләмдә икенчел чимал китә - свитер җитештерүгә тотылган шешәләр саны һәр уенчының күкрәгендә кечкенә генә шильдикта күрсәтелгән. Әйтик, габаритлары буенча зур булмаган Данис Зариповның майкасын тегү өчен 38 шешә файдаланылган, иң «экологик» уенчы исә капкачы Рейдеборн булып чыккан - гәүдә зурлыгы һәм амплуа үзенчәлекләре аркасында аңа кием тегүгә 45 данә шешә киткән.

Спортчылар фикеренчә, яңа форма гадәтиеннән бер ягы белән дә кайтыш түгел, җитмәсә, сублимацияле комплектлар стандартларга караганда җиңелрәк тә булып чыккан әле («гадәти» формага Татарстан гербы, уенчыларның фамилияләре, лига һәм спонсорлар логотиплары рәсем итеп төшерелми, ә чигелә). Сүз уңаенда әйткәндә, нәкъ менә өстәмә элементлар булмау әлеге форманы да эшкәртүгә җибәрергә мөмкинлек бирә - шул рәвешле экологик боҗра йомыла. Эшкәртелгән материалларны куллану мөмкинлеге - ул компаниянең эшчәнлек төренә бәйле булмаган рәвештә углерод эзен киметү эшендә мөһим адым.

Өйдә - яңа киемнән

Свитерлар кара төс өстенлек иткән монохром төсләр гаммасына ия. Бу - «Ак Барс»ның күп еллар буена спонсоры булып торучы «Татнефть» компаниясе адресына үзенчә хөрмәт билгесе. Команда агымдагы сезонның ял һәм бәйрәм көннәренә туры килгән үз бозындагы барлык уеннарын шушы комплекттан уйнаячак. Шундый очрашуларның беренчесе «Нефтехимик» белән узды. Таблицаның койрыгында гына булса да, көндәш команда даими рәвештә лига лидерына проблемалар тудырып тора. Бу юлы да «Ак Барс» сиренага биш минут кала гына өстенлекне үз ягына аудара алды - исәп 3:2 булды.

Бер көннән соң Казанга кунакка Көнчыгыш лидерының үкчәсенә басып баручы «Автомобилист» килде. Екатеринбургның төп йолдызы Павел Дацюк кына имгәнү сәбәпле Татарстанга килә алмый калды. Хәер, әлеге «тылсымчы» уенда катнашкан булса да, бу гына кунакларны коткарып кала алмас иде. «Барслар» матчны бик яхшы үткәрде һәм капкага җавапсыз өч алка кертә алды: икесен Бурмистров үз исәбенә язса, тагын бер алканы Михаил Глухов кертте. Соңгы өч матчта бу аның өченче голы булды.

Казан командасы элеккечә үз конференциясендә алда бара. 26 ноябрьгә ул 31 уенда 46 очко туплады.

Рәмис Әминов

«Нефтяные вести», № 46, 18.11.2020 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса