Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчылары Бөтенроссия турнирыннан медальләр белән кайтты

Спортчылар җиңүләр яулауларын дәвам итә.

6-8 ноябрьдә Түбән Камада бокс буенча тренерлар һәм бокс ветераннары истәлегенә багышланган Бөтенроссия турниры узды.

Турнирда Россиянең Чиләбе өлкәсе, Архангельск өлкәсе, Чувашия, Удмуртия, Төмән өлкәсе, Башкортстан, Ханты-Мансийск автономияле округы, Оренбург өлкәсе, Марий Эл, Татарстан кебек төбәкләрдән 134 спортчы катнашты.

"Девон-Юность" бокс клубы тәрбияләнүчеләре 4 көмеш һәм 2 бронза медаль алып кайттылар.

Алар тренерлар Р. Низамиев, С. Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса