Татарстанда "Газель" зур тизлектә "Камаз"га бәрелгән мизгел телефон камерасына эләккән
Яшел Үзәндәге фаҗига урынында 22 яшьлек машина йөртүче һәлак булган.
“Татар-информ” агентлыгында Татарстанның Яшел Үзән районында 22 яшьлек йөртүче һәлак булган авариянең беренче минутларының телефон камерасына эләккән видеоязмасы барлыкка килде.
- Кичә Яңа Тура бистәсе янында 22 яшьлек йөртүче утырган “Газель” юл хезмәте “Камаз” машинасына зур тизлектә барып бәрелгән иде.
Бәрелешүдән “Газель” кабинасы металл өеменә әверелгән. Яшь ир-ат машинасында кысылып калган.
Юл транспорт һәлакәте урынына килгән коткаручылар машина йөртүчене чыгарган. Әмма аның гомерен саклап кала алмаганнар, ул һәлакәт урынында үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа