Вакыйга 8 май кичендә була.
Төзүчеләр проспекты, 13 нче йорт янында машиналар йөри торган юлны аркылы чыкканда 5 яшьлек баланы машина бәрдерә. «Киа Спектра» машинасы йорт яныннан хәрәкәт итә торган була. Шофер юлга йөгереп чыккан баланы абайларга өлгерми кала. Имгәнүләр алган баланы медсанчастька озаталар.