Әлмәт таңнары

Әлмәттән ерак түгел юл һәлакәте үлем белән тәмамланган

Машина йөртүче кюветка очкан.

Реклама

Әлмәт белән күршедәш Сарман районының Сөлек авылы янында 25 октябрьдә 14.40 сәгатьтә  авария булган. Ир-ат номерсыз «Нива» машинасында хәрәкәт иткән. 62 яшьлек машина йөртүче идарәне югалтып, юлдан кюветка очкан. Машинасы Минзәлә елгасына төшкән. Алган тән җәрәхәтләреннән ир-атның гомере һәлакәт урынында ук өзелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: