Әлмәттә «Бала-төп пассажир» акциясе узды
Транспорт чаралары пассажирлары катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан акция уздырылды.
Акциядә катнашучылар транспорт чараларын йөртүчеләрнең яшь пассажирлар йөрткәндә махсус балалар җайланмаларын куллануын, шулай ук автокреслоларны дөрес урнаштыруны тикшерделәр.
Тәртипле ата-аналарга белешмәлекләр, ә балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча китаплар тапшырылды.
Фото: ЮХИДИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа