Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттәге 5 нче автобус элекке маршрутка әйләнеп кайтырмы?

Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә популяр маршрут схемасы пассажирлар йөртүгә икътисади чыгымнарны оптимальләштерү белән бәйле рәвештә үзгәртелгән иде. Әлмәттә яшәүчеләрнең күбесе яңа маршрутның уңайсыз булуыннан зарланды.

Марат Гыйрфанов билгеләп үткәнчә, 5 нче номерлы автобусны элекке маршрутка кайтару мәсьәләсе хәзер иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Әмма якын арада үзгәрешләр көтелми, чөнки АПОПАТ икътисади яктан зыян күрә, аларны тулысынча хәл итү кыен. Агымдагы схема транспорт компаниясе чыгымнарын киметүне күздә тота, әмма бу аның даими маршруты булып калуын аңлатмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса