Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәтлене аек булмаган хәлдә руль артына утырганы өчен ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр

Эшне җәмәгать судьясы карады.

9 сентябрьдә Әлмәтнең 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы В. В. Волковка карата административ хокук бозу турында эш карады.

Эш материаллары буенча, 2021 елның 17 августында В.В. Волков исерек килеш автомобиль белән идарә иткән. Иртән аны ЮХИДИ хезмәткәрләре Әлмәттә Ленин урамы буенча 203 нче йорт янында туктаталар һәм  административ хокук бозу турында беркетмә төзиләр.


Эшне җәмәгать судьясына җибәргәннәр, ул В.В. Волковны административ хокук бозуда гаепле дип тану турында карар чыгарган. Аңа 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнгән.

Карар Әлмәт шәһәр судында, аны алганнан соң ун көн эчендә шикаять бирелергә мөмкин.

 

Мәгълүмат Әлмәт районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе тарафыннан  бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса