Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә автомобиль янган

Чернышевский урамында хәрәкәт вакытында ут капкан чит ил машинасын утсүндергеч белән сүндерергә тырышалар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фаҗига шимбә көнне кич белән булган. 112 номерына урамда автомобиль януы турында хәбәр килә.


Янгын чит ил машинасы хәрәкәт иткән вакытта капот астында башланган. Машина йөртүче мөстәкыйль рәвештә утны сүндерергә тырыша, әмма булдыра алмый. Урынга килеп җиткән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре берничә минут эчендә янгынны сүндерәләр. Зыян күрүчеләр юк. Автомобиль салоны тулысынча янып беткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса