Реклама
27 ноябрьдә Әлмәт - Урсалы автомобиль юлының 1 нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган.
Әлмәттән Урсалыга таба баручы ЛАДА RSOY5L маркалы автомобильне йөртүче дөрес тизлек сайламаган, нәтиҗәдә җәяүлене бәрдергән.
43 яшьлек җәяүле юлны тиеш түгел урыннан чыга торган булган. Киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмаган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз