Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә дүрт машина йөртүче исерек хәлдә руль артына утырган өчен тоткарланган

27 ноябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан автомобиль йөртүчеләрне тикшерү буенча «ТОННЕЛЬ» профилактик операциясе уздырылды.

Ул исерек хәлдә машина белән идарә итүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын тикшерүгә юнәлтелгән иде.


Рейд барышында 300 автомобиль тикшерелде. Кагыйдәләрне бозуның 105 очрагы ачыкланды. Дүрт машина йөртүченең руль артына исерек хәлдә утырганлыгы ачыкланды.


Бер машина йөртүчене  автоинспекторлар туктата алмаганнар. Полиция машинасы сигналлар биреп артыннан калмаса да, машина белән идарә иткән 33 яшьлек ир-ат туктарга ашыкмый. Әмма машина озак бара алмый. Закон бозучы тоткарлана. Зыян күрүчеләр булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса