Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Урман Кәләе мәктәбендә юл һәлакәтләре корбаннарын искә алуга багышланган акция узды

Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар кысаларында районның Урман Кәләе авылы мәктәбендә чара узды.

Акциянең төп максаты – балаларда юл травматизмын булдырмау.

Ләйсән Демьянова юлда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Светофор сигналлары, яктылыкны кире кайтаручы элементлар турында да әңгәмә узды. Шулай ук тематик видеороликлар күрсәтелде.

Соңыннан акциядә катнашучылар урамга чыгып, машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләренең куркыныч сәбәпләргә китерүен аңлаткан билгеләр таратты. Бу хакта Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса