Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә чыккан янгыннарда 7 кеше һәлак булган

Аларның төп сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.

10 ай эчендә Әлмәт районында 331 янгын чыккан. Бу хакта янгын күзәтчелеге һәм профилактика эшләре бүлеге хәбәр итә.

Янгын нәтиҗәсендә 7 кеше һәлак булган. Бу узган ел белән чагыштырганда 3 кешегә күбрәк.

Кешеләр һәлак булган янгыннарның төп сәбәпләре:
- ут белән саксыз эш итү, шул исәптән тәмәке тартканда - 5 кеше һәлак булган;
- ут төртү - 1 кеше һәлак булган;
- ут белән балалар шаяруы - 1 һәлак булган.

Янгыннарны кисәтү максатыннан 2 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр республика территориясендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуларны профилактикалау буенча «Торакларда куркынычсызлык айлыгы» үткәрелә.

Айлык барышында халыкка хокукый белем бирү һәм торак йортларда, торак пунктларда янгын куркынычсызлыгының мәҗбүри таләпләре турында хокукый мәгълүмат бирү рәвешендә профилактика чаралар уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса