Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Әлмәт балалар хастаханәсендә төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә

Әлмәт шәһәренең перинаталь үзәкле балалар хастаханәсендә капиталь ремонт эшләре ахырына якынлаша. Бу хакта үзенең “Инстаграм” битендә район башлыгы Айрат Хәйруллин хәбәр итә.

Подряд оешмалары  бинаны ремонтлап, һәрбер палатада махсус гигиена бүлмәсе булдырды.  Кабинетлар заманча  җиһазлар белән баетылды.  Беренче катта изоляцион бокслы кабул итү-диагностика бүлеге урнаша.

Биредә табиблар  авыруларны кабул итеп,   алга таба  дәвалану курсын ничек үтәсен билгели алачак.

Быел шулай ук  республикабыз президенты Рөстәм Миңнеханов  ярдәме белән  яңа хирургия корпусы төзелеше дә башланып китәчәк.  Бу исә медицина ярдәмен башка учреждениеләргә бармыйча балалар хастаханәсендә генә күрсәтү мөмкинлеген бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса