25 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Төнлә Татарстанда 30 градус салкын булачак
Республикага чираттагы антициклон килә.
-
Укучылар нинди температура булганда мәктәпкә бармаска мөмкин?
Татарстан Республикасының мәгариф идарәсе органнары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар булган вакытта җылылык белән тәэмин итү системалары эшен контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим ителә.
-
Татарстанда һәр унынчы газ плитәсе алыштыруны таләп итә
ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга интервью бирде.
-
Әлмәттә төрмәгә наркотик “атарга” уйлаган ир-атны тоткарлыйлар
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлгенә күрше район кешесенең колониягә наркотиклар үткәрергә ниятләве турындагы хәбәр килеп ирешә. Әлеге мәгълүматлар оператив чаралар барышында раслана.
-
Елена Малышеваны гаепләп чыкканнар
57 яшьлек телевидениедә тапшырулар алып баручы Елена Малышева еш кына матурлык уколлары файдалануын яшерми. Елена сүзләренчә, нәкъ менә алар аңа яшьлекне саклап калырга ярдәм итә. Әмма күпләр мондый мавыгуның аның тышкы кыяфәтенә тискәре йогынты ясавына ышана.
-
Әлмәт балалар хастаханәсендә төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә
Әлмәт шәһәренең перинаталь үзәкле балалар хастаханәсендә капиталь ремонт эшләре ахырына якынлаша. Бу хакта үзенең “Инстаграм” битендә район башлыгы Айрат Хәйруллин хәбәр итә.
-
Әлмәттә Р. Фәхреддингә багышланган викторинага йомгак ясалачак
27 гыйнвар 12:30 сәгатьтә Үзәк мәчеттә танылган якташыбыз, дөньяның мәшһүр галиме, җәмәгать эшлеклесе, мөгаллим, ислам белгече, тарихчы, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел тулу уңаеннан оештырылган викторинага йомгак ясау һәм тантаналы бүләкләү узачак.
-
Рөстәм Миңнеханов республика яшьләрен Россия студентлар көне белән тәбрик итте
Республика башлыгының котлавы социаль челтәрләрдә студентлар арасында популяр булган флешмоб рәвешендә урнаштырылган.
-
Татарстан Пенсия фонды пенсиягә өстәмә акча турында ялган хәбәр таратучылар булуын кисәтә
Мошенниклар төрле мессенджерлар аша пенсиягә, имештер, 2019 елда совет стажы өчен тиешле өстәмә турында хәбәрләр җибәрә.
-
Әлмәт яшьләре "Беренче канал"да чыгыш ясаячак
Әлмәтлеләр Сочи шәһәрендә узган Халыкара фестивальнең сайлап алу турын уздылар.
-
Хәрби хисапка басу фактик яшәү урыны буенча рөхсәт ителә
Моңа кадәр хәрби хисапка рәсми теркәлгән яшәү урынында яки яшәп торган урында гына теркәлеп була иде.
-
Бүген студентлар бәйрәм итә
25 гыйнвар Изге Татьяна көне буларак та билгеле.
-
Россиядә гриппка каршы яңа вакцинага күчәргә ниятлиләр
Вакциналар грипп вирусының А(H1N1)09, A(H3N2) актуаль штаммнарын һәм ике линиясен үз эченә ала.
-
Машина тәрәзәсе парланса
Һәр ел фасылының үзенә хас үзенчәлекләре бар һәм кайберләре җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә мәшәкатьләр тудыра. Ләкин аларның барысы да һава торышына бәйле булмаска да мөмкин.
-
Әлмәттә “Студентлар десанты” акциясе уза
В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты студентлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге эшчәнлеге белән танышты.