Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Черки тешләвеннән ВИЧ йокмый

"Росстат" үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре россиялеләрнең ВИЧ-инфекциянең йогу юллары хакында аз белүен күрсәткән.

Һәр алтынчы россияле черки тешләвеннән ВИЧ-инфекция йогуына ышана икән. Ә һәр унынчы респондент вирус йөртүче кеше белән бергә ашаудан курка.

Халыкның яртысы гына анадан балага инфекция йогарга мөмкин икәнен белә (авырлы вакытта, имезгәндә, бала туганда). Ә 17 процент кеше презервативның инфекциядән саклавына шикләнә.

Бу куркыныч инфекциянең йогу юллары хакында халыкның аз белүе авыруның таралуына сәбәпче, дип саный белгечләр.

Черки тешләвеннән ВИЧ йокмый. Бу 1980-90 елларда ук исбат ителде. Инфекция җенси юл, авыру анадан балага һәм кан аша йога (зарарлы кеше кулланган шприц аша, вирус йөртүченең каны сәламәт кешенекенә эләксә).

 

Фото: https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса