Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Медсанчастькә яңа җиһаз кайтартылды

Медсанчастьнең инновацион торгызу җиһазлары паркы «Татнефть» компаниясе ярдәмендә Lokomat (Hocoma, Швейцария) яңа реабилитация роботлаштырылган комплексы белән тулыланды.

Аппарат инсультлар, умыртка баганасы травмаларыннан соң пациентларга йөрү күнекмәләрен торгызырга ярдәм итә.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ОМС полисы буенча (түләүсез) медсанчастьнең медицина үзәгендә һәркем яшәү урыны буенча гомуми практика табибы, неврологыюлламасы буенча дәвалау курсы узарга мөмкин.

Бу Татарстан Республикасында икенче "Локомат", беренчесе Казанда урнашкан. Россиядә җиһазлар 2004 елдан бирле кулланыла.

Безнең белгечләрне бу тренажерда эшләргә өйрәтү өчен Әлмәткә табиб-невролог Сергей Зуев килде.

Аппарат хәрәкәт итү сәләте бозылган пациентлар өчен билгеләнгән.

Үзәкнең табиб-неврологы Раушания Дәүләтшина билгеләп үткәнчә, неврологик авыруларны дәвалауда комплекслы якын килү яхшы функциональ нәтиҗә тәэмин итә.

Медицина үзәге "Сәламәтлек" шифаханәсе базасында (Маяковский ур., 68) урнашкан.

Дәвалау мәсьәләләре буенча поликлиникаларның участок терапевтларына һәм неврологларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса