Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Роспотребнадзор кышкы чорда вируслардан саклану өчен киңәшләр бирде

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор рекомендацияләре буенча кышкы вакытта салкында озак тормаска, сезон буенча киенергә, озак вакытлар югары температура булганда медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, COVID-19 нәкъ башка инфекцияләр кебек кышын чигенмәячәк.

Кеше авырмасын өчен үз сәламәтлеген кайгыртырга, битлек режимын сакларга һәм социаль дистанция сакларга тиеш.

Эш урынында шулай ук уңайлы шартлар — нормаларга туры килә торган температура режимы үтәлергә тиеш. Сәламәтлекне спорт, туклану режимы һәм витаминнар кабул итү белән сакларга, ныгытырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса