Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә ВИЧка тест үткәрүнең яңа масштаблы проекты старт алды

28 ноябрьдә Әлмәттә ВИЧ-инфекциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән “Җиңү өчен Тест” проектын башлап җибәрү тантанасы булды.

Чарада “Яңа гасыр” хәйрия оешмасы генераль директоры Лилия Таишева, Әлмәт СПИД-үзәге җитәкчесе Раушания Усманова, районның балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Илнур Фәсхетдиновлар катнашты.


“Җиңү өчен Тест” проекты 1 декабрьдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне алдыннан үз эшен башлап җибәрде.


"Җиңү өчен Тест” “Яңа гасыр” хәйрия оешмасы инициативасы белән республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләре катнашында эшли башлады һәм РФ Президенты грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. 27 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр тест-мобильләр Казанда, Яр Чаллыда һәм Әлмәттә тест үткәреп, Идел буе федераль округының 9 төбәгендәге башка торак пунктларга юл тотачак. Хәтта иң ерак торак пунктларда да кешеләр бушлай һәм аноним рәвештә ВИЧка тест уза, шулай ук социаль хезмәткәрләрдән һәм кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрдән үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча консультация алачак.


Актуаль расписаниене 8 800 201 43 25 кайнар линия номерына шалтыратып белеп була. Башка файдалы мәгълүматларны проект сайтында testtowin.com табарга мөмкин.
“Җиңү өчен Тест” проекты Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә даими эшләр дип көтелә. Тест-мобиль күрше төбәкләргә дә чыгар дип планлаштырыла. Әлмәттәге тест-мобиль Самара һәм Оренбург өлкәләренә, Казанныкы – Марий Элга, Чувашстан республикасына һәм Ульяновск өлкәсенә, ә Чаллыдан – Киров өлкәсенә, Удмуртия һәм Башкортстан республикаларында яшәүчеләргә ярдәм итәчәк.


Без уникаль вакытта яшибез, һәр кеше өчен сәламәтлек көннән-көн мөһимләшә. “Җиңү өчен Тест” проекты кешеләргә тест үтү, мәгълүмат бирү белән бергә социаль ярдәм дә күрсәтәчәк. Әлмәт - үсә торган шәһәр, анда яшәүчеләрнең дә сәламәт буласы килә. Проект Әлмәт районы администрациясе һәм җирле СПИД-үзәк тарафыннан зур ярдәм алды. Без тест-мобильнең сәламәтлек илчесе булуын телибез. Барыгызга да сәламәтлек телим. “Җиңү өчен Тест” проектының исеме символик булыр һәм без 2021 елда ВИЧ-инфекцияне җиңүдә зур адымнар ясарбыз дип өметләнәм”, – дип чыгыш ясады Лилия Таишева.


2021 елда “Җиңү өчен Тест” Идел буе федераль округының 9 төбәгендә ВИЧка тест үткәрү буенча иң масштаблы кампания булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса