Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт медицина көллияте студентлары табибларга булыша

Авырулар саны кискен арту нәтиҗәсендә медицина хезмәткәрләренең дә эше күбәйде.

Медсанчастьта студентлар поликлиникада, кабул итү-диагностика, үзәк стерильләштерү бүлекләрендә ак халатлыларга ярдәм итә. Алар тәҗрибәле өлкән шәфкать туташлары җитәкчелегендә эшлиләр.


Булачак медицина хезмәткәрләре документлар, мәгълүмат системалары белән эшли, авыруларга шалтырата, электрон эшкә яраксызлык кәгазьләрен рәсмиләштерә.
Поликлиникада эш, нигездә, документлар һәм мәгълүмат системасы белән бәйле, алар авыруларга шалтыратып, эшкә яраксызлыкның электрон кәгазьләрен рәсмиләштерәләр, шулай ук кабул итү-диагностика бүлегендә пациентларны бүлекләргә озаталар, температура, кан басымын үлчиләр.


“Медсанчасть һәрвакыт Әлмәт медкөллияте белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Хәзер без ярдәмгә мохтаҗ, һәм студентлар безгә бу эштә бик булыша. Алар өчен бу яхшы тәҗрибә, һөнәрне бөтен яклап та өйрәнү мөмкинлеге. Алар теләп эшлиләр. Укуларын тәмамлап, коллективыбызның тулы хокуклы әгъзалары булырлар дип өметләнәм", - дип белдерде медсанчастьның баш табибы Гөлсинә Шәмсиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса