Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәткә ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев килде

Эш сәфәре кысаларында шәһәрнең сәламәтлек саклау оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә уздырылды.

Әлмәт районында санитар-эпидемиологик хәлгә кагылышлы мәсьәләләр җентекләп тикшерелде.


Яңа коронавирус инфекциясен диагностикалау һәм дәвалау этаплары, район үзәк хастаханәсе базасындагы йогышлы авырулар госпиталенең һәм аның тире-венерология диспансерындагы өстәмә корпусының эшен оештыру, камилләштерү, райондагы поликлиникалар һәм республикадан яшь белгечләр җәлеп итү турында фикер алышулар булды.


Шулай ук Альмир Абашев перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенә һәм тире-венерология диспансеры базасындагы йогышлы авырулар госпиталенең өстәмә корпусында да булды.

 
Очрашу ахырында Covidка каршы көрәш буенча киләчәккә эш планнары билгеләнүен хәбәр итә район матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: COVID-19