Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә диабет белән көрәш көненә багышланган акция узды

Әлмәт медицина профилактикасы үзәге хезмәткәрләре медицина көллияте студентлары белән 13 ноябрьдә акция уздырды. Ул Бөтендөнья диабет белән көрәш көненә багышланды.

Ак халатлылар “Панорама”да әлмәтлеләрне шикәр һәм холестерин күләмен билгеләү өчен экспресс-тест үтәргә чакырды, кан басымын үлчәде, белешмә-буклетлар таратты.
Өлкәннәр дә, яшьләр дә медицина хезмәткәрләрен кызыксынып тыңлады. Тест нәтиҗәләре буенча Әлмәт медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы Гаяз Муллахмәтовтан консультация дә алдылар. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы 10 елда халыкның яшәү һәм туклану рәвеше нык үзгәргән. Кешеләр җиләк-җимештән бигрәк, күбрәк углеводлы ризыклар белән туклана икән. Ә бу матдәләр алмашы бозылуга китерә. Шулай ук табиб сәламәт булыр өчен көнгә 10 км ара яки 13 мең адым үтәргә киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса