Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәл Уразова "186 илгә визасыз-чуртсыз керә торган "гражданин Мира" Муса Маликов белән казанлыларга сюрприз әзерли

Муса Маликовны татарда белмәгән кеше юктыр. Өлкәннәр аны 90нче елларның талантлы баласы дип белә. Урта буын – телевизордан карап үскән үзенең яшьтәше дип. Дөрес, яшьләр, яшүсмерләр Муса белән таныш булмаска мөмкин, чөнки ул соңгы елларны бик күренми. “Күренми” дигәнебез татар эстрадасында бик катнашмый.

Мусаны хәзер бөтен дөнья кешесе дип әйтсәң дә була, дип яза urazova.ru сайты. Һәрхәлдә, Гүзәл Уразова аны шулай ди. 

Гүзәл аның турында: “Мусаны бик талантлы дип әйтсәм, аз булыр. Виртуоз дисәм дә аз булыр кебек. Ә, иң мөһиме, бик гади, кешелекле. Безнең группада аны бик хөрмәт итәләр. Бер генә проблема бар. Кунакханәгә урнаша башласак, Мусаны кертми торалар. Көч-хәл белән аңлатабыз. Ул “гражданин Мира”, аның паспорты да кеше аңларлык түгел, 186 илдә килеп бер визасыз-чуртсыз яши ала ул”, - ди.

 

 

Фото: Инстаграм

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса