Яз көне юллар ябылмый
Россиядә быел яз көне йөк машиналары хәрәкәтен чикләү булмаячак. Росавтодор оешмасы транспорт оешмасы белән берлектә шундый карар кабул иткән.
Хәзерге вакытта Россиядә барлык юлларның80%ка якыны нормада. Бу күрсәткеч ел саен арта. Язгы чикләүләрне бетерү йөк ташучыларны үзләренең эшен нәтиҗәле файдаланырга һәм товарның үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирер, бәлки.
Юллар гадәттән тыш хәлләр, мәсәлән язгы ташу вакытында гына ябылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа