Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яхшы күңелле кешеләр бар

Кайтаваз. «Әлмәт таңнары»нда урамда яшәүче кешеләр турында чыккан язма кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.

 

Дөрес язгансыз, андыйлар аздыр кебек тоела, шулай да без уйлаганнан да күп алар. Бервакыт безнең йорт тирәсендә дә 50-55 яшьләр чамасы бер ир-ат күренгәләде. Мин көне буена өйдә торгач, тәрәзәдән карап утырырга яратам, вакыт уздырырга кирәк бит. Шушы ир-ат узып баручылардан тәмәке сорый иде, читкәрәк барып тарта. Ипи ашап утырган чакларын күргәләдем. Җәйләрен йорт тирәсендә кунып та йөргәнен белдек. Исерткеч эчемлек эчкәндерме, белмим, шешә белән минем дә, күрше әбиләрнең дә күргәне булмады. Документлары юк аның диделәр, бер көнлек эш эшләп, ашарына акча эшләп йөргән бугай. Бервакыт ул юкка чыкты. Соңыннан төзелештә эшләүче берәүнең аңа паспортын яңартырга ярдәм иткәнен белдек һәм үзләренең оешмасына эшкә урнаштырган булып чыкты. Аны хәзер күргәнебез юк.

Менә яхшы күңелле кешеләр бар бит. Бу ир-ат та шуңа ышангандыр инде, эшле булгач, ашлыдыр да хәзер. Урамда да яшәмидер. Аңа булышкан кешенең игелеген Аллаһы Тәгалә кабул итсен.

Зөмәйрә Хәбирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса