Италиядә симезлекне киметү өчен махсус токмач җитештерә башлаганнар. Аны Дөрес туклану җәмгыяте җитәкчесе Умберто Корнелли әзерләгән.
Озын яссы токмач кушылмасында майларны яндыра торган катнашма бар. Тәҗрибә үткәрүдә Пречи авылының 25-70 яшьлек 40 кешесе катнашкан. Алар барысы да артык авырлыктан интеккән. 25 кеше - озын яссы токмач, 15е гади токмач ашаган. Ике айга сузылган тәҗрибәдән соң махсус токмач белән тукланучылар барысы да 2-4 килограммга ябыккан, билләре нечкәреп киткән.