Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәй йөрисе поездларга хәзер үк билет алыйк!

10 декабрьдән пассажирлар поездга билетларны 90 тәүлеккә алдан сатып ала алачак.

“Быел 10 декабрьдән билетлар ил эчендә йөрүче еракка баручы поездларга һәм прицеплы вагоннарга 90 тәүлеккә алдан сатыла башлаячак. Мәсәлән, пассажир 2017 елның 11 декабрендә 2018 елның 11 мартында китәчәк поездга билетлы була ала”, – дип хәбәр итә "Русия тимер юллары" компаниясе. Билетларны резервлау вакытын озайту буенча эш арытаба да дәвам итә. Әлеге чара пассажирларга хезмәт күрсәтүне яхшыртачак, дип саный компания вәкилләре. Билгеле булуынча, элек билетларны 45 көн алдан, ә узган елдан башлап, 60 көн алдан сатып алу мөмкинлеге туган иде.

http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса