Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тынычлык урамының тынычлыгы җуелган. Ни өчен? [+ФОТОЛАР]

Хәзер әлмәтлеләр Тынычлык урамыннан узган саен зур хафага кала.

Беркөнне газетабызның даими укучысы Фәнүзә Вәлиева редакциягә килеп үзенең гозерен җиткерде: 
– Тынычлык урамының кеше күп йөри торган киселешендә («Урал» кибете каршында) юлны чыгуы чын мәгънәсендә михнәткә әверелде. Күп еллар шунда торган һәм җәяүлеләр дә, шоферлар да күнегеп беткән җәяүле билгесен алып аттылар, - диде ул. 
«Дорсигнал» предприятиесе директоры Илдар Нәбиуллин әлеге уңайдан менә нәрсәләр сөйләде: 
– Әйе, хактан да бу урамда велосипед юлы салынганда «Урал» кибете каршындагы юл билгесе алынды. Чөнки ул дәүләт стандартларына туры килеп куелмаган иде. Юл кагыйдәләре буенча юл борылышында андый билге куелырга тиеш түгел. Ул шоферларга уңайсыз һәм кайбер очракларда, мәсәлән, ике машина янәшә торса, шоферлар юлдан чыгып барган җәяүлене күрмәскә дә мөмкиннәр. Шуңа күрә юл билгесен хәзер без 30 метрга ераккарак (Төзүчеләр проспектына таба) күчереп урнаштырдык. Юлны чыгып йөрер өчен бик уңайлы урын булды ул: йортлар да шул тирәдә урнашкан, кеше йөри торган оешмалар да. 
Әмма әле дә элекке гадәт буенча халык юл билгесе булмаган урыннан чыгып йөри. Күпләр яңа билгенең еракта урнашуын һәм юл уңаенда булмавын да җиткерде. Кыскасы, менә шундый хәлләр Тынычлык урамында. Кемнең хаклы, ә кемнең гаепле булуын төгәл генә әйтеп тә булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса