Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Халиков әлмәтлеләр белән очрашты

Әлмәткә Татарстан Республикасының иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Халиков килде. Нефтьчеләр башкаласына килүенең сәбәбен биредә Югары нефть мәктәбе төзелү барышы белән танышуын аңлатты.

– Әлеге бурычны безнең алга Татарстан прехиденты Рөстәм миңнеханов куйды. Югары нефть мәктәбе Әлмәт дәүләт нефть инситтуты һәм Татнипинефть базасында оештырылырга тиеш. АГНИ базасында комплекслы лаборатория төзү этапларның берсе булып тора, – диде ул. 
Тимур Халиков инжиниринг төбәк үзәгендә булды. Лаборатория югары технологик җиһазлар белән тәэмин ителгән. 
Аннан соң АГНИда район башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” ААҖ кадрлар бүлеге начальнигы Рифдар Хәмәдьяров һәм Тимур Халиков студентлар, профессор, укытучылар белән очрашты. Очрашу вакытында төрле фикерләр яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса