Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татьяна Тарасова Алинә Заһитовага бәя бирде

Алинә тренировкаларда эшләгәнне 10 ир-ат та эшли алмый, ди танылган тренер.

Алинә сикерер өчен туган. Танылган тренер Татьяна Тарасова Олимпия чемпионы Алинә Заһитова хакында шундый фикердә. Бу хакта ул бүген "Беренче канал"да барган "Пусть говорят" тапшыруында белдерде. 

"Ул сикерә дә сикерә. Бу берничә көн эчендә ул үсеп китте. Мастер булып бозга чыкты. Ул барысын да җиренә җиткереп эшләде, нәрсә эшләгәнен барысын да аңлап эш итте. Мин аның бу программасын моңа кадәр дә күргәнем бар иде. Аның үзгәрүе бик сөендерә", - диде танылган тренер Алинә Заһитовага бәя биреп. 

"Ул бик оялчан, түзә, эшли белә. Алинә тренировкаларда эшләгәнне 10 ир-ат та эшли алмый", - диде танылган тренер.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса