Төнлә урыны белән 30 градуска кадәр салкын булуы фаразлана.
Татарстанда алдагы көннәрдә һава температурасының шактый түбән төшүе һәм томан булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерә.
Республикада томан иртәгә төнлә һәм иртән төшәчәк.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда 28 февральгә кадәр уртача тәүлеклек температура нормадан 5-9 градуска түбәнрәк булачак. Төнлә урыны белән 30 градуска кадәр салкын фаразлана. Көндез 12-17 градус салкын көтелә.
Аномаль салкыннар бу көннәрдә Россия башкаласында да күзәтелә.
Фото: Рамиль Гали