Татарстанда беренче тапкыр уникаль технология буенча сөннәткә утырталар
Республика клиник балалар хастаханәсе белгече Татарстанга урология өлкәсендә җөйсез уникаль технология алып кайтты. Бу хакта “Татар-информ”га балалар уролог-андрологы штаттан тыш баш эксперт Наил Әкрамов җиткерде.
Агентлык билгеләп үтүенчә, балалар урологы Германиядә стажировкада булып, чит ил белгечләре куллана торган җилем ысулы белән сөннәткә утырту җөйсез уникаль технологиясен өйрәнеп кайткан.
Россиядә андый препаратлар кулланылмый. Уникаль технология Казанда беренче тапкыр кулланылачак.
“Җилем препараты кулланган операция җәрәхәтләрсез үтә, җөе булмый һәм иң мөһиме – ярага чит микроорганизмнар керми, төзәлүе дә тизрәк була”, - дип җиткерә белгеч.
Яңа методика буенча Казанда Республика клиник балалар хастаханәсендә ике операция ясалган инде. Белгеч әйтүенчә, җөйсез яңа технологияне куллану сөннәтләү өлкәсендә генә тукталмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа