Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан мөфтие мөселманнарның тырнак кисү тәртибе белән таныштырды [+ФОТО]

Камил Сәмигуллин Instagramдагы шәхси битендә ислам кануннары буенча тырнак кисү тәртибе белән уртаклаша.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Instagramдагы шәхси  аккаунтында ислам кануннары буенча кул һәм аяк тырнагын кисү тәртибе белән уртаклашкан.

Кул тырнакларын кискәндә, баш бармакны калдырып торырга һәм башта - уң кулның имән бармагыннан кисә башлап дәвам итәргә, чәнти бармакның да тырнагын кисәргә; аннары сул кулның чәнти бармагына күчәргә дә баш бармакка кадәр кисеп килергә, һәм кул тырнагын кисүне уң кулның баш бармагы белән тәмамларга киңәш ителә.

Аяк тырнакларын уң аякның чәнти бармагыннан башлап, шул юнәлештә дәвам итәргә һәм сул аякның чәнти бармак тырнагын кисү белән тәмамларга кирәк.

 

Фото: instagram.com

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса