Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«ӘТ» һәм «ЗТ» Владимирны сөендерде

Инстаграм челтәрендә декабрьнең соңгы көннәрендә әлмәтлеләрнең: «Яңа елда без бүләкләр генә түгел, йөрәкләребезне дә ачабыз» дигән сүзләр астында балаларга Яңа ел күчтәнәчләре өләшү фотолары урнаштырылды. Изге дә, шатлык китерүче дә акция иде ул. «Әлмәт таңнары» һәм «Знамя труда» редакцияләре дә аннан читтә калмады. Без аз тәэмин ителешле гаиләдә тәрбияләнүче Владимир Пакшенцевны сөендердек.

Балалар иң самими кешеләр. Үзләренә күрсәтелгән игътибарга, бүләкләргә, кызыклы темаларга аралашуга ихластан сөенә белә алар. Владимир да көтелмәгән очрашудан бәхет кошы тоткандай куанды. 12 нче мәктәпнең 5 нче сыйныфында укучы малай чирекне «4» һәм «5» билгеләренә генә тәмамлаган, төрле түгәрәкләргә дә яратып йөри. Безгә ул Пушкинның «Руслан и Людмила» поэмасыннан барыбызга да таныш булган «У лукоморья дуб зеленый» өзеген дә сөйләп күрсәтте. Кыш бабай күчтәнәчләреннән тыш, Владимирга тагын бер күңелле бүләк ясадык – ул Әлмәт драмтеатрының «Самый лучший день» спектакленә барып, рухи ял да алып кайтачак әле. Яңа ел хыялларыңны тормышны ашырсын, һәр көн шатлыклар китерсен сиңа, Владимир!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса