Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сыйфатлы ит кызыл, коры һәм кыйммәт була

Яңа суелган хайван итенең нинди билгеләренә өстенлек итәргә?

Төсе. Тана ите ачык кызыл төстә була. Ул яшькелт яки караңгы төстә булырга тиеш түгел. Көрән төс аның карт мал ите икәнлек билгесе. Нәтиҗә: бары тик кызыл иткә өстенлек бирегез.

Май. Ул ак һәм тыгыз булырга тиеш, шул очракта ит сыйфатлы була. Яшь хайван итенең мае әзрәк уалып та тора. Сары май итнең каты булуы турында сөйли. Нәтиҗә: май ак һәм уалып торсын.

Өслек. Әгәр түшкәне берничә сәгать элек бүлгәннәр икән, өсте җилләнеп китүе – нормаль күренеш. Иң мөһиме, иттә таплар булмасын. Тотып караганда “свежий” ит тыгыз һәм коры булырга тиеш. Кисем кырыйлары юеш булса да зыян юк. Итнең сыйфатын билгеләү өчен кулыгызны аңа куегыз – уч төбе коры калырга тиеш. Нәтиҗә: ит коры булырга тиеш.

Исе. Яңа суелган хайван итеннән чит исләр килми. Нәтиҗә: башка төрле ис килергә тиеш түгел.

Тыгызлыгы. Гадәттә, ит сатучылар бәяне бер-берсе белән сөйләшеп куя. Әмма шунысын онытмагыз: авылда, шәхси хуҗалыкта печән ашап үскән мал белән фермада үскән мал бер төрле түгел. Нәтиҗә: сыйфатлы ит арзан йөрми.

 

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса