Җәмгыять

Сез алданмадыгызмы? Булмаган концертка алдап билетлар сатканнар

Чаллыда мошенниклар төрле интернет сайтлары аша “12 декабрьдә “КАМАЗ мәдәният сарае”нда танылган җырчы Нәргиз Закированың концерты була», – дип электрон рәвештә билетлар сатканнар.

Бу хакта http://maydan.tatar яза. 
Баксаң, әлеге артистның Чаллыга әлегә килергә исәбе дә юк икән. Мәдәният сарае җитәкчеләре бу хәбәрнең дөрес булмавын әйтәләр һәм ялган билетларны алмаска чакыралар.