Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә җәйге вакытны кайтарырга тәкъдим итәләр

Галимнәр фикеренчә, җәйге вакыт бетерелү сәбәпле, ел саен кешеләр көндезге 200 сәгатьне югалта.

Дәүләт Думасына илдә сәгатьне бер сәгатькә алга күчерергә һәм Россияне җәйге вакытка күчерергә тәкъдим итә торган закон проекты кертелде. Бу хакта Россия депутаты Андрей Барышевка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

“Федераль закон проекты кабул ителү яз һәм көз - өч ай дәвамында тәүлекнең якты вакытын тиешенчә кулланырга, ресурсларны экономияләргә, шулай ук Россия гражданнары сәламәтлеген ныгыту мөмкинлеге бирә”, - диелгән аңлатма кәгазендә.

Мәскәү дәүләт университетының география факультеты галимнәре җәйге вакыт бетерелү сәбәпле, ел саен кешеләр көндезге 200 сәгатьне югалта, диде Барышев.

“Шулай итеп, Россиядә яшәүчеләр кояш яктысыннан мәхрүм генә калмый, яктырту өчен күп электр энергиясе сарыф итә. Димәк, аларның чыгымнары да арта", - ди галим.

Фото: Василий Иванов

http://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса