Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Тимур Нагуманов полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Ел саен 10 ноябрьдә алар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар.

 


Әлеге бәйрәм чарасында Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге җитәкчесе Айрат Багауов, бүлекнең ветераннар совете рәисе Рәшит Ярмиев, шәһәр прокуроры Дамир Яфизов, шәһәр суды председателе Тәлгәт Гаделшин, Россия куркынычсызлык федераль хезмәте бүлеге җитәкчесе Антон Григорьев катнашты. 


Тимур Нагуманов үз чыгышында полиция хезмәткәрләрнең эшләренең мөһимлеген һәм кирәклеген билгеләп үтте.

 
Полиция полковнигы Айрат Багауов, хезмәттәшләрен котлаганда, агымдагы елның авыр булуына карамастан, бүлекнең яхшы эшләвен хәбәр итте.

 
Хезмәтләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән полиция хезмәткәрләренә почет грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса