Путин хөкемдарларның хезмәт хакын арттыру турында указга кул куйган
Указ нигезендә, 2018 елның 1 гыйнварыннан Россия хөкемдарларының хезмәт хакы 1,04 тапкыр артачак.
Россия Президенты Владимир Путин хөкемдарларның хезмәт хакын 1,04 тапкыр арттыру турындагы указны имзалаган. Тиешле документ хокук мәгълүматы рәсми порталында басылган.
Указ нигезендә, 2018 елның 1 гыйнварыннан Конституцион суд, Югары суд, гомуми юрисдикциядәге федераль судларның, арбитраж судларның, шулай ук төбәкләрдәге җәмәгать хөкемдарларының хезмәт хакы 1,04 тапкыр артачак.
Указ үз көченә бүгенге көннән керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа