Пенсиягә чыгу яше артырмы?
«РИА Новости” агентлыгы хәбәр итүенчә, “HeadHunter” белгечләре сораштыруында катнашкан Русия халкының яртысыннан күбрәге хәзер гамәлдә булган пенсиягә чыгу яшен (ирләрнең - 60, хатын-кызларның 55 яшьтән) уңай бәяләгән.
Компания барлыгы 7,8 мең кешедән сораштыру үткәргән. Катнашучыларның 35 проценты пенсия яшен киметүгә үз фикерен әйткән, нибары 6 проценты пенсиягә соңрак чыгарга риза булуын белдергән.
Пенсия яшен арттыру мәсьәләсе Русия Дәүләт думасына Премьер-министр вазыйфасына билгеләнгән вакытта Дмитрий Медведев тарафыннан күтәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа