Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәдер укучылары «Яңа гасыр» каналында үз сүзен әйтте

Яңа Нәдер мәктәбе укучылары һәм укытучылары бу атнада «Яңа гасыр» телеканалындагы «Тамчы-шоу» интеллектуаль-күңел ачу уенында катнашып кайтты.

7-8 сыйныфта укучы Нияз Хәйдаров, Ильяс Закирҗанов, Эльнара Насыйбуллина биология, туган тел һәм әдәбият өлкәсендәге белемнәрен күрсәтте. Педагогия фәннәре докторы Әнвәр Хуҗахмәтов җитәкчелегендәге жюри нәдерлеләргә югары бәя бирде. Безнекеләр көндәшләрен калдырып, җиңүче исеменә лаек булды. Бүләк итеп аларга Камал театрындагы спектакльгә чакыру билетлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса