Җәмгыять

Укучылар ничә көн ял итәчәк?

Татарстанда мәктәп укучыларының кышкы яллары ике атна дәвам итәчәк.

Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте. Каникуллар 25 декабрьдә башланып, 7 гыйнварда тәмамланачак. Бу чорда районнарда барлыгы 290 лагерь үз эшчәнлеген оештырачак, аларда 10478 бала ял итәр дип көтелә.