Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мисырны ком бураны каплаган

Табигый бәла-каза нәтиҗәсендә трассалар ябылган, аэропортлар эшләми.

Чәршәмбе, 28 мартта, Мисырны ком бураны каплаган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы «Масрауи» яңалыклар порталына сылтама ясап.

Илнең көньяк провинцияләрендә (Кена, Асьют, Луксор, Кызыл диңгез һ.б.) хәл аеруча катлаулы. Ком бураны нәтиҗәсендә илнең күпчелек аэропортлары эшләми, шулай ук халыкара трассалар һәм портлар да ябылган.

Җилнең тизлеге секундына 20 метрдан артып китә. Электр тапшыру линияләре сафтан чыгу нәтиҗәсендә, Мисырның кайбер провинцияләрендә ут беткән.

Давыл кичкә кадәр дәвам итәр дип фаразлана. 

Фото: скриншот инстаграма

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса