МФЦның Әлмәт бүлегендә эш вакыты үзгәртелде
Җәмгыять

МФЦның Әлмәт бүлегендә эш вакыты үзгәртелде

1 марттан МФЦның Әлмәт бүлегендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү гадиләште.

Чиратларны киметү һәм хезмәтләр күрсәтү сыйфатын күтәрү максатыннан биредә эш вакытына үзгәрешләр кертелде. Дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә бүлек 8.00-18.00 сәгатьләрдә, сишәмбе 8 дән кичке 8 гә кадәр, җомга 7 дән кичке 5 кә кадәр, якшәмбе 8.00-17.00 сәгатьләрдә әлмәтлеләрне кабул итәчәк. Халыкка уңайлы булсын өчен Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша «Мои документы»га язылу мөмкинлеге дә булдырылды.