Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Covid-19 очраклары арту фонында планлы медицина ярдәмен саклап калырга кушты

Татарстан Республикасында 1200 резерв урын әзерләнгән, аларны кирәк булган саен оператив рәвештә җәелдерергә мөмкин.

Медицина учреждениеләре, Covid-19 коронавирусы белән авырулар санының артуына карамастан, агымдагы эшчәнлекне саклап калырга тиеш. Бүген бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

«Яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле хәл киеренке, әмма контрольдә тотыла торган. Планлы эшне саклап калып, кирәкле санда койка-урыннар белән тәэмин итәргә кирәк», — дип йөкләде ТР Президенты.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, республикада кирәк булган саен, коронавирус белән авыручылар өчен оператив рәвештә җәелдерергә мөмкин булган 1,2 мең резерв койка әзерләнгән.

Рөстәм Миңнеханов медицина персоналында дару препаратлары һәм шәхси саклану чаралары булуның мөһимлегенә игътибар итте.

"Дарулар җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Медицина хезмәткәрләрен яклау чаралары белән тәэмин итү мөһим", — дип билгеләде республика җитәкчесе.

Киңәшмәдә ТР Президенты шулай ук волонтерларның эше ничек оештырылганлыгы белән дә кызыксынды. Ул яңа коронавирус инфекциясе өчен аеруча зыян күрә торган өлкән яшьтәге затларга волонтерлык ярдәме күрсәтүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, волонтерлык пунктлары үз эшләрен дәвам итәләр. Президент җәмәгатьчелеккә ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында тагын бер кат хәбәр итәргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса