Марат Бәшәров Сирия ятимнәрен үз канаты астына ала
Актер Ливандагы качкыннар лагеренда яшәүче ике сабый өчен даими акча күчерәчәк.
Марат Бәшәров гыйнварда, кайбер документларга кул куйганнан соң, 7 яшьлек Әсма һәм 5 яшьлек Әхмәднең кайгыртучысына әйләнәчәк. Марат күчергән акчалар ике сабыйны һәм аларның бертуганнарын (кызның — биш, малайның алты туганы бар) тәэмин итүгә китәчәк. Актер бу гамәлен дини бурычын үтәү дип аңлата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа